news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Ватаным Татарстан” “Сәйдәш” мәдәни үзәгенә ремонт өчен акча табарга ярдәм иткән

Бүген бинада төзекләндерү эшләре башланды, ди Миңназыйм Сәфәров.

“Ватаным Татарстан” “Сәйдәш” мәдәни үзәгенә ремонт өчен акча табарга ярдәм иткән
Султан Исхаков

(Казан, 25 апрель, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). “Ватаным Татарстан” газетасы хәйрия концертлары уздыра торган “Сәйдәш” мәдәни үзәгенә ремонт өчен акча табарга ярдәм иткән. Исегезгә төшерик, “Ватаным Татарстан” 2013 елдан бирле 8 хәйрия концерты уздырган.

“Журналистика бит ул шундый нәрсә, бүген яздың да иртәгә оныттың түгел. Без 6 хәйрия концертын “Сәйдәш” мәдәни үзәгендә куйдык. Анда булганыгыз бардырмы-юктырмы, булган кеше шакката. Кышын аның залында кышкы киемсез утырып булмый. Совет заманында төзелгән зур, бик матур, мәһабәт бина ул. Рәхмәт, хәйрия концертларын уздыру өчен безгә аны бушка бирәләр иде. Аның кешечә бәдрәфе, артистларга киенү-чишенү урыны да юк. Журналистларга да әйттем, бу проблеманы күтәрик, “Президентның үзенә дә языгыз, “личка”сына да языгыз”, - дидем. Шуннан яза торгач, сөйләшә торгач, әкренләп тамыза-тамыза, Ходайның рәхмәте белән акча бүлеп бирделәр. Бүген бинада төзекләндерү эшләре башланды. Бер игелекле эш икенче игелекле эшне үзенә тарта. Шул турыда да онытмасак иде”, – диде Миңназыйм Сәфәров.

Исегезгә төшерәбез, “Татар-информ” алдарак “Ватаным Татарстан” газетасы 100 еллык юбилеен хәйрия концерты итеп уздыра, Татарстанда барлык журналистларны туплаган берләшмә барлыкка килергә мөмкин һәм Миңназыйм Сәфәров авыллардагы хат ташучылар мәсьәләсен югарырак җитәкчеләр алдында күтәрергә җыена, Миңназыйм Сәфәров кемгәдер шалтыратып кына, тираж җыеп булмавын белдерде һәм “Ватаным Татарстан” газетасы редакторы журналистикада хатын-кызлар түгел, ир-атлар булырга тиеш дип саный дип тә язган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100