news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Ватаным Татарстан" призына көрәш турниры быел Биектауда үтәчәк

Турнир быел 57нче тапкыр үткәрелә.

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). 14-15 февральдә «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куючы Муса Җәлил истәлегенә багышланган турнир быел Биектауда үтәчәк. Ул быел 57нче тапкыр үткәреләчәк. Бу хакта «Татар-информ»да үткән матбугат конференциясендә сөйләделәр.

Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турниры беренче тапкыр 1964 елны үткәрелә. Быел аны Җиңүнең 75, ТАССРның 100 еллыгына багышлап уздырачаклар.

Муса Җәлил турниры иң зур ярышларның берсе. Быел да анда 400гә якын көрәшче катнашыр дип көтелә.

Татарстан көрәш федерациясенең башкарма директоры Равил Хәйруллин турнирда тагын дүрт төбәк катнашырга теләк белдерүен әйтте. Алар Мордовия, Чувашия, Марий Эл һәм Пермь өлкәсе.

Быел турнирда беренче урын алучыга 50 мең, икенче урынга — 30 мең, ике өченче урын алучыга 15шәр мең акча биреләчәк.

Узган ел турнир Актанышта үткән иде. Анда беренчелекне Теләче районы яулады. Икенче урынга Актаныш, ә өченче урынга Әлмәт командалары лаек булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot