news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Ватаным Татарстан”ның 100 еллык юбилеен хәйрия концерты итеп уздырабыз – М.Сәфәров

Юбилей чарасы 3 май көнне 17.00 сәгатьтә Филармония концертлар залында үтәчәк.

“Ватаным Татарстан”ның 100 еллык юбилеен хәйрия концерты итеп уздырабыз – М.Сәфәров
Солтан Исхаков

(Казан, 25 апрель, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). “Ватаным Татарстан” газетасы 100 еллык юбилеен хәйрия концерты уздырып каршылаячак. Бу хакта бүген “Татар-информ”да газета юбилеена багышланган матбугат конференциясендә билгеле булды.

“Утыз көн уразаның бер көн гаете була дигән кебек, безнең дә 100 еллык юбилеебыз килеп җиткән”, – диде газетаның баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров. – 100 яшь әз түгел, дип әйттеләр безгә. Әмма ул кеше өчен күп, шундый зур тарихлы халыкка газета өчен күп түгел. “Ватаным Татарстан” (“Социалистик Татарстан”) - совет заманының законлы баласы.

Миңназыйм Сәфәров фикеренчә, сыйфатлы матбугат өчен 100 ел зур вакыйга була алмый. “Газетаның исеме алыштырылган, вакыт та заман белән бергә атлаган, аның кыйбласы да үзгәргән. Ләкин журналистлар җил искән уңайга тиз генә авышырга да тиеш түгел. Безнең миссиябез шул: хакимият белән халык арасындагы күперне саклау өчен барлыкка китерелгән матбугат чарасы без”, – диде баш мөхәррир. 

“Ватаным Татарстан” басмасы үзенең бер гасырлык юбилеен хәйрия концерты итеп уздырырга җыена. “Матур итеп, зурлап бәйрәм итәргә җыенабыз, – диде баш мөхәррир урынбасары Илнар Хөснуллин. – Әмма икенче көнне газета чыгарасы бар, аның турында да онытырга ярамый. Газетаның рәсми чыккан беренче саны – 1918 елның 12 мартына туры килә. Шул көннән башлап, котлаулар ала башладык.

Ничек кенә сәер булса да, редакция эчендә төрле социаль проектларыбыз да бар. Аларны пиар компания буларак та бәяләүчеләр булыр. Әмма аларның күбесе кешегә һәм милләткә хезмәт итү булсын дигән теләктә башкарыла.
2013 елдан бирле журналист Гөлгенә Шиһапова башлангычы белән хәйрия концертларына старт биргән идек. Газетаның җомга санында “Кайсыгызның кулы җылы” дигән сәхифә бар. Ул ун еллап чыга инде. Әмма 2013 елдан без мохтаҗ кешеләр өчен чаралар, кичәләр уздыра башладык. Эстрада артистлары, безнең дусларыбыз ярдәме белән 8 тапкыр хәйрия концерты уздырдык. Аның 6сы - “Сәйдәш” концертлар залында. Тагын икесе Тинчурин һәм “Юность” залларында узды.

Илнар Хөснуллин сүзләренчә, газета юбилее мактау-котлауга, бүләк өләшүгә генә кайтып калырга тиеш түгел.
“100 еллык туган көнебез гади бер концерт кына булып калмасын дигән фикергә килдек тә, кемгәдер ярдәме тисен дигән ният белән хәйрия концерты уздырырга булдык. Җыелган акчалар юл һәлакәтеннән зыян күргән егет - Биектау районының Дөбъяз авылында яшәүче Илнар Хәлиуллинга ярдәм буларак җибәреләчәк.

Туган көн концерты 3 майда, 17.00 сәгатьтә Филармония концертлар залында булачак”, – диде баш мөхәррир урынбасары.

Шулай ук ул чараларның концерт белән генә чикләнмәвен дә әйтеп узды.
“100 ел кечкенә дата түгел. Ел дәвамында башка проектларыбыз да булыр дигән өметтә калабыз”, - диде Хөснуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100