news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Ватаным Татарстан» газетасының элеккеге урынбасары вафат

Бүген, 87 яшендә «Ватаным Татарстан» газетасының элеккеге редактор урынбасары Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нургали Хөсәен улы Булатов вафат. Бу хакта «Ватаным Татарстан» редакциясе хәбәр итә.

«Бу хакта безгә кызы Наилә хәбәр итте. Нургали абый соңгы елларда авырды, яман чир белән көрәште. Аны туган ягына Теләче районының Алан авылына җирләячәкләр. Нургали Булатовның урыны оҗмахта булсын, кызы һәм кияве гаиләсенә сабырлык телибез», диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot