news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Ватаным Татарстан» газетасының элеккеге баш мөхәррире Мөнир Әһлиуллинны искә алдылар

«Ватаным Татарстан» газетасының элеккеге баш мөхәррире Мөнир Әһлиуллинны искә алдылар
Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

«Ватаным Татарстан» газетасы редакциясендә басманың элеккеге баш мөхәррире, Татарстанның халык депутаты Мөнир Әһлиуллинны искә алу мәҗлесе оештырылды. Чарада республиканың медиа өлкәсе җитәкчеләре, ветеран журналистлар һәм каләмдәшләре катнашып, мәрхүм турындагы истәлекләре белән уртаклашты.

ТР Дәүләт Советы рәисенең элеккеге урынбасары, ТР Журналистлар берлегенең элеккеге рәисе Римма Ратникова Мөнир Әһлиуллинны «нестандарт шәхес» буларак тасвирлады. Аның сүзләренчә, 90нчы еллар башында, республика өчен иң җитди чорларда, алар Мөнир Абдулла улы белән бергәләп Татарстан мәнфәгатьләрен яклаганнар. Ратникова мөхәррирнең туры сүзле булуын, цензураны кабул итмәвен һәм һәрвакыт үз сүзендә тора торган ышанычлы җитәкче булуын ассызыклады.

«Мөнир Абдуллович сөйли башласа, җил-давыл күтәрелә, ә көлә башласа, тәрәзәләрнең пыялалары шалтырый башлый иде. Ул цензураны беркайчан да яратмады, үз сүзен әйтте, бернинди астыртын эшләр эшләмәде. Минем исемдә ул зур шәхес, ышанычлы кеше, яхшы дус, талантлы журналист, җитәкче булып калды», – дип билгеләп үтте Римма Ратникова.

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев редакциянең үз тарихына һәм ветераннарына булган игътибарын югары бәяләде. Ул Мөнир Әһлиуллин кебек җитәкчеләрнең тырышлыгы белән бүгенге матбугат биналары һәм типографияләр сакланып калуын ассызыклады. Сәлимгәрәев фикеренчә, тарихны югалтмасак кына киләчәкне күрергә мөмкин.

Чарада «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры, ТР Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов Мөнир Әһлиуллинның журналистика дөньясындагы ролен югары бәяләде.

«Миңа шул чордагы кешеләр гигантлар кебек күренәләр. Рафаэль Мостафин, Юра Николаев, Володя Шевчук, Мөнир Әһлиуллин – һәрберсе үзенчә талантлы, үз йөзле, фикер йөртә торган шәхесләр иде. Хәзер андый кешеләр азрак. Ләкин Мөнир абый бөтенләй аерым кеше иде, чөнки ул эләктереп алса – беттең. Ул газетаның иң авыр елларында, 90нчы елларда баш мөхәррир булып эшләде. Журналистлар берлегендә дә фондны бик матур итеп алып барды, авыр вакытта матди ярдәм белән дә, шифаханәләргә урнаштыруда да бик күп журналистларга булышты», – диде ул.

«Ул бик күп кешегә хезмәт итте, үзенең редакциясенә зур өлеш кертте һәм безнең йөрәкләрдә яхшы эшләре белән калды. Без барыбыз да шул гигантларның җилкәсендә торабыз», – дип йомгаклады сүзен.

Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуров Мөнир Әһлиуллинны «чын милләт кадры» дип атады. Очрашуда шулай ук Буа якташлыгы җәмгыяте җитәкчесе Ирек Закиров, Татарстан дәүләт телерадиокомпаниясының директоры урынбасары Тәүфыйк Сәгыйтов, журналист Миңназыйм Сәфәров һәм башка хезмәттәшләре дә катнашты.

  • Мөнир Әһлиуллин 1940 елның 27 сентябрендә Буа районының Кыр-Тәүгелдесе авылында туган. Казан университетын һәм КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Югары партия мәктәбен тәмамлаган.

    1960 елдан Кама Тамагы районының «Кызыл байрак» газетасы мөдире була. Аннары телевидениедә эшли – 1963 елдан Лениногорск студиясе редакторы булып хезмәт итә. 1968 елдан ТАССР Министрлар Советы каршындагы Радиотапшырулар һәм телевидение комитетында хатлар бүлеге мөдире вазифасын башкара, ә 1969 елдан Уфадагы «Кызыл таң» газетасында бүлек җитәкчесе була.

    1973–1996 елларда «Ватаным Татарстан» газетасында эшли (корректор, бүлек мөдире, мөхәррир урынбасары, 1990 елдан – баш мөхәррир). 1997 елдан Татарстан китап нәшрияты директоры урынбасары вазифасын башкара. 1999–2003 елларда «Татарстан» журналы баш редакторының урынбасары, 2005–2007 елларда – «Шәһри Казан» газетасының бүлек мөхәррире була.

    Аның язмалары «Татарстан яшьләре» газетасында, «Казан утлары», «Сөембикә», «Татарстан» журналларында һәм башка басмаларда басылып чыккан. Ул дәүләт төзелеше мәсьәләләре, авыл хуҗалыгы һәм милләтара мөнәсәбәтләр темаларына язган.

    1984 елда Хөсәен Ямашев исемендәге премия лауреаты була. 1990–1995 елларда Әһлиуллин Татарстанның халык депутаты булган.

  • Мөнир Әһлиуллин быел 85 яшендә вафат булды. Аны Самосырово мөселман зиратында җирләделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot