news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррир урынбасары кәгазь газета бетәчәк дип саный

«Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррир урынбасары кәгазь газета бетәчәк дип саный
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Интертат» сайтының «Вконтакте» төркемендә туры эфирда уза торган «Әйтер сүз» рубрикасында «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррир урынбасары, Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре Илнар Хөснуллин кәгазь газета бетәчәк дигән фикерен җиткерде.

«Әлбәттә, кәгазь газета бетәчәк. Без бу процессны тизләтүчеләр һәм озайтучылар гына. Бетәчәк. Еллап әйтә алмыйм. Инде мин эшкә килгәндә дә, газеталарны 5-10 елдан бетә дип әйтүчеләр бар иде», – ди ул.

Журналист газета бетү сәбәпләренең берсе – почтаның начар эшләве, дигән фикердә.

«Мин үземне белгәннән газета бетәчәкме дигән сорауга җавап эзлим. Ул журналистлардан гына тора торган әйбер түгел. Беренчедән, почта системасы. Минем әнием почта таратучы булып эшләде. Әни кушкач, мин үзем дә почта таратучы булып эшләдем. Ул вакытта камил дәрәҗәдә иде бу система. Хәзер почтаның начар эшләве безнекеләрнең гаебе түгел, чөнки бу – Мәскәүгә бәйле коммерцияле оешма. Социаль яктан әһәмияте ничек кенә булмасын, генераль директор дигән вазифа булгач, ул, беренче чиратта, керем турында уйлый», – ди ул.

Журналист фикеренчә, татар гәзитенең киләчәге укучыга бәйле. Хәзерге вакытта газета-журналларны күбрәк өлкән буын укый. Шунлыктан киләчәктә татар матбугатын кем укыр, ди ул. Шуңа да ул матбугатны укырга балаларны яшьтән үк өйрәтергә кирәк дип саный. Киләчәктә зурлар өчен газетарны укыр өчен, балалар «Салават күпере», «Сабантуй», «Ялкын»ны укырга тиеш.

«Фәнни юнәлеш тә бар бит: кешене нәрсәгәдер җәлеп итү өчен, башта аңа җиңелрәк әйбер бирергә, аннан катлауландырырга. Әмма җиңелгә ияләшкән кеше аннан җитди әйбер укырмы, дигән сорау да туа. Эстрадада да алдап, шулай эшләделәр бит. «Тыңласыннар, аннан алар Илһам Шакировны тыңлаячак», – диделәр. Тыңламый инде, әлбәттә. Әнвәр Нургалиевне генә тыңлаган кеше, Әнвәрне генә тыңлый. Мин Әнвәр Нургалиевнең эшчәнлегенә бәя бирмим, шартлы рәвештә генә әйтәм», – дип сөйләде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100