Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Ватаным Татарстан» газетасы хат ташучыларга багышланган марафонга йомгак ясады
Кичә «Өчпочмак» музей йортында октябрь аенда «Ватаным Татарстан» газетасы уздырган «Почтальон_ВТ» марафонына йомгак ясау чарасы булды. Тантаналы чарага республиканың 10 район-шәһәреннән катнашучы килде.
- Әлеге марафонның максаты – почтальон образы аша басма матбугатның уникальлегенә һәм мәгълүмат чыганагы буларак мөһимлегенә басым ясау. Марафон газетаның ВКонтактедагы рәсми төркемендә беренче тапкыр узды. 50дән артык катнашучы ун көн дәвамында төрле биремнәргә җавап итеп язмалар урнаштырды. Проект почта дөньясына кечкенә сәяхәтне хәтерләтте. Һәр бирем матур хатирәләрне барлаудан тыш, шушы өлкәгә бәйле актуаль проблемаларны да күтәрде.

«Почта хезмәткәрләре хат ташучы, газета таратучы гына түгел. Алар – газета белән укучы арасында дуслык күпере урнаштыручылар да. Авыр, җаваплы эшләренә тугры калып, озак еллар шушы өлкәдә хезмәт куючылар бар. Үз һөнәрен яратып, һәр кешегә игътибарлы булып эшлиләр. Марафон кысаларында катнашучылар биремнәргә җаваплы карап, язмаларында почта хезмәткәрләренә карата хөрмәт һәм рәхмәт сүзләрен дә җиткерде», – ди проект авторлары.
«Ватаным Татарстан» журналисты Динара Әхмәт әйтүенчә, биремнәр катнашучыларга үзләрен дә иҗади яктан ачарга, почта хезмәткәрләре белән бәйле матур хатирәләрне яңартырга ярдәм иткән.

Марафонда актив катнашучыларны сәламләп, «Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире Илназ Фазуллин: «Алга таба да шулай дус-тату булып, хезмәттәшлек итеп яшәргә язсын. Хәзерге чорда җанлы аралашулар бик мөһим. Без оештырган чараларда һәрвакыт шулай актив катнашыгыз», – дип рәхмәт сүзләрен җиткерде. Һәр кунакка Рәхмәт хаты һәм Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры спектакльләренә чакыру билетлары тапшырды.
Почтальоннарга багышланган марафонның идея авторы, оештыручыларның берсе Зөлфия Хәлиуллина да әлеге һөнәр ияләренә хөрмәт күрсәтү мөһимлеген ассызыклады. «Хәзерге көндә почта хезмәткәрләренә эшләү җиңел түгел. Аларга нинди шартлар, нинди максатлар куелганын беләбез. Шушы марафон ярдәмендә хат ташучыларбызны да зурладык, сезнең белән дә таныштык. Киләчәктә дә дуслыгыбыз ныгысын. Туган телебезне, республикабызның иң мөһим газетасын бергәләп үстерик», – диде ул.
Кунакларга «Өчпочмак» музей-йорты буйлап экскурсия дә оештырылды. Фикер алышу чәй табыны янында дәвам итте.

«Катнашыргамы икән, үземнән чыгып бу темага язып булырмы?» – дигән сораулар белән генә башлаган марафон сизелми дә үтеп тә китте. Һәр тема хатлар алышкан яшьлегемә, гәҗит укып утырган әби-бабайларым исән чакларга алып кайтты. Бик тәмле, эчтәлекле, яңа сулыш белән аяк басты бу почтальоннар марафоны «Ватаным Татарстан» газетасына. Оештыручыларга һәм бар эшләрен ташлап, көн дә якты уй-фикерләре белән бүлешкән катнашучыларга олы рәхмәтемне белдерәм!» – диде Тәнзилә Галимуллина.
Әгерҗе районыннан Рафилә Фазлыйәхмәтова почтальоннарны якын дуслары дип атады. «Менә шушы марафонда, мин аларга булган олы хисемне, соклануымны, дусларча чын яратуымны белдердем. Алар да укып бардылар, рәхмәт сүзләре ишеттем. Ә рәхмәт сүзе – ул бер дәва», – ди ул.
Яшел Үзән районыннан Мөслимә Каюмова туганы почтальон булып эшләвен әйтте. «Хәзерге вакытта сеңлем һәм киленебез эшлиләр. Бик күңелләре булды. «Ватаным Татарстан» газетасы редакциясе коллективына рәхмәт белдерделәр. Безнең хезмәтне күрүче һәм халыкка җиткерүче бердәнбер оешма, диделәр», – ди ул.
«Бу марафонда катнашып, шуны аңладым: яныбызда булган башка һөнәрдәге ияләрен кеше буларак күрәбез, ә менә үз һөнәрләренең осталары икәнен белеп бетермибез, игътибарыбыз җитми. Бу марафон язмаларын авылыбыз хат ташучысы укып барган. Азактан шушындый хәбәр җибәрде: «Бөтен танышлар: «Айгөл сине мактаганнар», – дип шалтырата. Унөч ел почтада эшләп, бер дә мактаганнары юк иде. Бик шатландым», – дип язган иде», – дип уртаклашты Алабугадан Айгөл Хадиуллина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз