news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Ватаным Татарстан” газетасы редакторы журналистикада ир-атлар булырга тиеш, дип саный

“Хатын-кызларны яратам, хөрмәт итәм, ләкин бит хатын-кызлар ир-аттан түбән булырга тиешләр”, – ди Миңназыйм Сәфәров.

“Ватаным Татарстан” газетасы редакторы журналистикада ир-атлар булырга тиеш, дип саный
Султан Исхаков

(Казан, 25 апрель, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). “Ватаным Татарстан” газетасы мөхәррире Миңназыйм Сәфәров журналистикада ир-атлар эшләргә тиеш, дип саный. Бу хакта ул бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында әйтте. Конференция газетаның 100 еллык юбилеен уздыру чараларына багышланган иде.

“Хатын-кызларны яратам, хөрмәт итәм, ләкин бит хатын-кызлар ир-аттан түбән булырга тиешләр. Алар сакланган, якланган булырга тиеш. Хәзер безнең хатын-кызлар рельс сала, юл сала. Иң авыр эшне хатын-кызлар башкара. Журналистика да җиңел эш түгел. Гаиләңне алып бар, балаңны кара, шуннан соң бар дөньяңны онытып, аналитик материал яз, имеш! Чыннан да, журналистика ул - ир-ат эше булырга тиеш. Гомер-гомергә бабайлар фикер әйткән, акыл чыгарган. Шуңа күрә “Ак бабай” дип сөйлиләр бит”, – диде Миңназыйм Сәфәров.

Исегезгә төшерәбез, “Татар-информ” алдарак “Ватаным Татарстан” газетасы 100 еллык юбилеен хәйрия концерты итеп уздыра, Татарстанда барлык журналистларны туплаган берләшмә барлыкка килергә мөмкин, Миңназыйм Сәфәров авыллардагы хат ташучылар мәсьәләсен югарырак җитәкчеләр алдында күтәрергә җыена һәм Миңназыйм Сәфәров кемгәдер шалтыратып кына, тираж җыеп булмавын белдерде дип тә язган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100