news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Ватаным Татарстан» Блогерлар Сабан туена милли киемдә килүчеләрне бүләкләячәк

«Ватаным Татарстан» газетасы 23 августта Теләче районы Баландыш авылында узачак Блогерлар Сабан туена милли киемдә килүчеләр өчен бүләкләр әзерләгән.

Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында «Ватаным Татарстан» газетасы баш редакторы Илназ Фазуллин сөйләде.

Ул блогерларның «Ватаным Татарстан» башлангычында җыелуын искәртте. «Редакция тарафыннан килгән кешеләргә күчтәнәч әзерләдек. Блогерлар Сабан туеның быелгы концепциясе – милли үзенчәлекләрне күрсәтү, без шуны өстенлек итеп куйдык. Кемнәр Сабан туена милли образдан килә, бүләкләр отачак. Барлыгы биш номинация: «Милли образдагы ир-ат», «Милли образдагы хатын-кыз», «Милли образдагы бала», «Милли образдагы гаилә», «Милли образдагы блогер». Ниндидер чикләүләр юк, кем үзен ничек бизи, барысын да теркәп барачакбыз», – диде Илназ Фазуллин.

Катнашырга теләүчеләр «Ватаным Татарстан» локациясен эзләп табып, теркәлеп, андагы фотографка үзенең конкурста катнашуын әйтергә тиеш. «Фотограф төшерәчәк, аннары сайлап, мәйданга чакырып, зурлап, бүләкләр тапшырачакбыз», – диде редактор.

news_right_1
news_right_2
news_bot