news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Ватаным-2005" үз халкының гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен иң яхшы белүчене ачыклаячак

"Ватаным-2005" үз халкының гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен иң яхшы белүчене ачыклаячак

(Казан, 27 гыйнвар, "Татар-информ", Диләрә Рәхимова). Казанда II Халык иҗаты һәм декоратив-гамәли сәнгать фестивале башланды. Милли гореф-гадәтләр, халык җырлары һәм биюләрен, шулай ук халык сәнгате әсәрләрен сәнгатьле уку һәм декоратив-гамәли сәнгать үрнәкләрен әзерләү номинацияләрендә 7 яшьтән 30 яшькәчә кешеләр ярышачак.

Конкурсны оештыручылар - балалар һәм яшьләр эшләре комитеты, Казан хакимиятенең милләтләр эшләре бүлеге, мәдәният һәм мәгариф идарәләре әлеге фестивальне Татарстан башкаласының 1000 еллыгына багышлаган. Районның сайлап алу турларында иң яхшы номерлар 7 февральдә Казанның А.Гайдар исемендәге яшьләр үзәгендә булачак финалга үтә. Беренче булып фестиваль "марафон"ында 27 гыйнварда Киров районының балалар һәм яшүсмерләр коллективы чыгыш ясаячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot