news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ватанны ярату гына җитми, хакимият тә кешене хөрмәт итәргә тиеш - Фәндәс Сафиуллин

Хакимият ягыннан хөрмәт күрсәтелмәсә, бәйрәмнәр белән генә патриотизмны тәрбияләп булмый дигән фикердә сәясәтче.

(Казан, 26 февраль, "Татар-информ", Лилия Локманова). Ватанпәрвәр булу өчен гражданинның гына туган ягын ярату, хакимиятне хөрмәт итүе җитми. Гражданин үзе дә хакимият тарафыннан хөрмәт ителергә тиеш. Сәясәтсе, җәмәгать эшлеклесе, отставкадагы полковник Фәндәс Сафиуллин шундый фикердә. Бу хакта ул бүген "Татарстан- яңа гасыр" телеканалында күрсәтелә торган "Таяну ноктасы" тапшыруында белдерде.

"Без ни кадәр генә бәйрәмнәр кертсәк тә, 23 февраль, 9 май һ.б. белән тәрбияләргә тырышсак та, хакимият ягыннан да хөрмәт күрсәтелмәсә, бер ни дә килеп чыкмаячак. Әгәр хакимият минем халкымның мәктәпләрен бетерә икән, кызларыбызның яулыкларын мәктәптә йолкып ала икән, ул безне яратмый. Ничек аны ватанпәрвәр итәсең. Шуңа да ватанпәрвәрлек ике яклы булырга тиеш", - ди 34 ел гомерен хәрби хезмәткә багышлган Фәндәс Сафиуллин. 

news_right_1
news_right_2
news_bot