news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ватанны саклаучылар көнендә “Барысы да Җиңү өчен!” телевизион марафоны узачак

23 февраль, Ватанны саклаучылар көнендә, ТНВ һәм ТНВ Планета телеканалларында “Барысы да Җиңү өчен!” Бөтенроссия акциясе кысаларында телевизион марафон узачак. 

Марафонның башлап йөрүчесе – Гомумроссия халык фронтының Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге. 

Теләге булган һәркем махсус хәрби операциядә катнашучыларга матди ярдәм күрсәтә ала. Акциядә катнашу өчен сылтамага керергә кирәк. 

Җыелган ярдәм Татарстаннан мобилизацияләнгәннәр һәм махсус хәрби операциядә үз теләге белән катнашучыларга тапшырылачак. Марафон 23 февраль көнне 10.00 сәгатьтә башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot