Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Ватанны саклаучылар» фондының Татарстан филиалы яңа биналы булды
«Ватанны саклаучылар» фондының Татарстан филиалы адресын үзгәртте. Хәзер социаль координаторлар Бутлеров урамындагы 30 нчы йортта кабул итә.
Фондның хәзерге бинасы – элеккеге «Галимнәр йорты» мәдәни мирас объекты булып тора. Хәзер аңа Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча икенче тормыш бүләк ителде.
2026 елда тулы масштаблы реставрация эшләре башланды. Моңа кадәр «Галимнәр йорты» бик үк яхшы хәлдә булмаган: фасады тузган, ә инженерлык системалары тулысынча сафтан чыккан. Моннан тыш, эчке интерьерлар декорның күп кенә оригиналь элементларын югалткан.
Реставрация эшләре вакытында белгечләр фундаментны көчәйткәннәр, түшәмдәге әвәләп ясалган бизәкләрне торгызганнар, шулай ук түбә һәм инженер челтәрләрен заманча аналогларга алмаштырганнар, шул ук вакытта бинаның тышкы кыяфәтен тулысынча саклап калганнар.
Хәзер яңартылган бина «Ватанны саклаучылар» фондының Татарстан филиалы рәсми эш урыны булды. Социаль координаторларга уңайлы кабинетлар бирелде, алар килүчеләр белән эшләү өчен кирәкле барлык әйберләр белән җиһазландырылган. Үзәк холлда мәгълүмат стендлары булган көтү зонасы оештырылган, ә икенче катта киңәшмәләр уздыру һәм хезмәткәрләрне укыту өчен конференц-зал җиһазландырылган. Мохитнең уңайлылыгына аерым игътибар бирелгән: аз хәрәкәтләнүчеләр өчен пандуслар һәм лифтлар куелган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз