Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Ватанны саклаучылар» фондында хәрбиләргә ярдәм итүләрен искәрттеләр
Татарстанда «Ватанны саклаучылар» фонды махсус хәрби операциядә катнашучыларга, хәрби хәрәкәтләр ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына эшкә урнашу, психолог-терапевт һәм юридик ярдәм күрсәтү мәсьәләләрен хәл итәргә ярдәм итә. Бу хакта бүген «Татар-информ»да матбугат конференциясендә «Ватанны саклаучылар» фондының Татарстан буенча филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина сөйләде.
Фондның филиалы җитәкчесе сүзләренчә, 1 атнада аларга уртача 200 кеше мөрәҗәгать итә. Мөрәҗәгатьләр һәм күрсәтелә торган хезмәтләр тематикалары арасында тернәкләндерү өчен техник чаралары белән тәэмин итү, психолог-терапевт ярдәме оештыру, эшкә урнашуда ярдәм итү, шулай ук түләүсез юридик ярдәм күрсәтү бар.
«Без гражданнар категорияләрен һәм безгә мөрәҗәгать итәргә мөмкин булган тематиканы максималь төгәл формалаштырырга тырыштык. Фонд хәрби хезмәттән азат ителгән сугыш хәрәкәтләре ветераннарына һәм һәлак булганнарның гаиләләренә социаль ярдәм чаралары өстендә эшләячәк», - дип уртаклашты Гүзәл Удачина.
Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, фонд хезмәткәрләре тарафыннан 3891 кеше кабул ителгән.
Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз