news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Ватанны саклаучылар» фонды хәрбиләр мөрәҗәгатьләренең 99 процентын хәл иткән

Татарстанда «Ватанны саклаучылар» фонды үз эшен башлаганнан бирле махсус хәрби операциядә катнашучылардан һәм аларның гаиләләреннән 57 меңнән артык мөрәҗәгать кабул иткән. Шуларның 99 проценты хәл ителгән. Бу хакта Дәүләт Советының махсус хәрби операция катнашучыларына һәм аларның якыннарына ярдәм итү мәсьәләләре буенча профильле комиссиясенең 8 июльдә видеоконференция форматында узган утырышында билгеле булды. Бу хакта РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиленең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарада Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Александр Тихонов катнашты. Комиссия составында РФ Президенты ярдәмчесе Алексей Дюмин, РФ сәламәтлек саклау, хезмәт һәм социаль яклау министрлары Михаил Мурашко һәм Антон Котяков, Әстерхан өлкәсе губернаторы – комиссия рәисе Игорь Бабушкин, шулай ук Россиянең барлык сигез округының, федераль һәм төбәк хакимият органнарының вәкилләре катнашты.

Утырышта хәрбиләр һәм аларның гаиләләре өчен гамәлдәге ярдәм чараларының нәтиҗәлелеге турында фикер алыштылар, агымдагы проблемаларны һәм эшнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләделәр. Алар арасында – медицина һәм психологик ярдәм күрсәтү, эшкә урнаштыру, социаль адаптацияләү һәм ресоциализацияләү системасын үстерү (шул исәптән элек хөкем ителгән махсус хәрби операция катнашучылары өчен).

Александр Тихонов әйтүенчә, Идел буе федераль округында махсус операция катнашучылары һәм ветераннарына комплекслы ярдәм күрсәтелә:

«Махсус хәрби операция катнашучыларына һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү – безнең төп бурыч. Хәрбиләргә ярдәм нәтиҗәле булсын һәм вакытында күрсәтелсен өчен, мөрәҗәгатьләргә оператив җавап бирү мөһим. Округта махсус операция катнашучыларына «Ватанны саклаучылар» фонды филиаллары зур ярдәм күрсәтә, шул исәптән хәрби хезмәткәрләрне социализацияләү, адаптацияләү һәм реабилитацияләүне дә кертеп. Төбәк бүлекчәләренә 295 меңнән артык мөрәҗәгать кабул ителгән, шуларның 97 проценты – 288 меңнән артыгы хәл ителгән», – дип ассызыклады РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары.

Комиссия әзерләгән тәкъдимнәр Дәүләт Советы Президиумына һәм РФ Иминлек советына юлланачак. Алар шулай ук кирәкле карарлар кабул итү өчен дәүләт башлыгының докладында исәпкә алыначак.

news_right_1
news_right_2
news_bot