Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Ватанны саклаучылар» фонды махсус хәрби операция инвалидлары торагын аларга җайлаштыра
«Ватанны саклаучылар» фонды Татарстанда тиздән махсус хәрби операция инвалидлары ихтыяҗларына җайлаштырылган торакның үрнәген күрсәтәчәк. Бу хакта бүген «Татар-информ»да матбугат конференциясендә «Ватан саклаучылар» фондының Татарстна буенча филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина сөйләде.
«Барыннан да элек, без инвалидлыгы булган кешеләрнең индивидуаль ихтыяҗларына торак урыннарны җайлаштыру мәсьәләләре белән шөгыльләнәбез, аларның мөмкинлекләре чикле булуы исәпкә алына», - дип сөйләде Гүзәл Удачина.
Бүгенге көндә фонд махсус хәрби операциядә катнашканнан соң инвалид калган кешеләр өчен торакны җайлаштыруның якынча 83 төрен тәкъдим итә.
«Бүген социаль координаторларның бурычы - инвалидларны мондый адаптацияләргә мөмкин кадәр мотивацияләү, моның ничек булачагын аңлату», - дип уртаклашты Гүзәл Удачина.
Ул шулай ук мондый эшчәнлек өчен муниципаль комиссияләр тарафыннан тиешле тикшерүләр таләп ителүен билгеләп үтте. Шуның нәтиҗәсендә фонд катнашучылары республика муниципалитетлары белән актив хезмәттәшлек итә
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз