Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Ватанны саклаучылар» фонды координаторы махсус операция ветеранына ярдәм турында сөйләде
Соңгы вакытта махсус хәрби операция ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына төрле гаризалар, мөрәҗәгатьләр яки шикаятьләр төзегәндә түләүле юридик хезмәтләр тәкъдим итүче фирмалар активлашты. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Россиядә «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды булдырылды һәм ул актив эшли, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм ветераннарга төрле ярдәм күрсәтә. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Фондның Лаеш районы филиалы координаторы Владимир Яковлев сүзләренчә, Россия Президентының мондый фонд булдыру турындагы карары дөрес һәм вакытлы булды.
«Махсус хәрби операциядә катнашкан хәрби хәрәкәтләр ветераннарына, ә алар һәлак булган очракта, гаилә әгъзаларына һәрьяклап ярдәм күрсәтелә. Сүз шәхсән озатып йөрү турында бара, без, социаль координаторлар, күп кенә мөһим мәсьәләләрне һәм вазгыятьләрне хәл итүдә ярдәм күрсәтәбез», - диде ул.
Владимир Яковлев билгеләп үткәнчә, фондка махсус хәрби операциядә катнашучылар мөрәҗәгать иткән беренче һәм бик мөһим мәсьәлә - хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыгын алу. Әгәр хәрбинең барлык документлары кулында булса, хәрби хәрәкәтләр ветераны статусын рәсмиләштерүгә күп вакыт таләп ителми.
Тагын бер аеруча мөһим аспект - социаль ярдәм чаралары, шул исәптән төрле түләү, компенсация, ташлама, медицина һәм психологик ярдәм алу, ә кирәк булганда - медицина реабилитациясе узу.
Фонд координаторы сүзләренчә, бу эшне уңышлы гамәлгә ашыру өчен берничә медицина учреждениесе бар, алар белән фонд хезмәттәшлек итә. Беренче чиратта, бу Казандагы сугыш ветераннары госпитале.
«Бу клиника базасында тулы хезмәтләр спектры – ветеран хәрби хезмәт кыенлыкларыннан һәм алынган җәрәхәтләрдән максималь тиз арада тернәкләнсен өчен нигез», - диде ул.
Аның сүзләренчә, шулай ук фонд махсус хәрби операциядә хәбәрсез югалганнарның туганнары белән дә эшли.
- Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз