news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Ватанны саклаучылар» фонды геройлар истәлеген мәңгеләштерүләре турында сөйләде

«Ватанны саклаучылар» фондында махсус операция геройлары истәлеген мәңгеләштерү өчен нинди чаралар күрелүе турында сөйләделәр.

«Геройларның батырлыклары турындагы хәтерне саклау - «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды эшенең иң мөһим юнәлешләренең берсе. Махсус хәрби операция вакыйгалары Россиянең яңа тарихының бер өлешенә әверелә, ә яклаучыларыбызның батырлыгы һәм фидакарьлеге Ватанга тугрылык үрнәге булып тора. Патриотик чаралар һәм конкурслар уздырып, без бу вакыйгалар турында дөреслекне сакларга һәм аны үсеп килүче буынга тапшырырга омтылабыз», – дип сөйләде статс – секретарь – РФ Саклану министры урынбасары, «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды рәисе Анна Цивилева.

«Ватанны саклаучылар» фондының Татарстан Республикасы буенча филиалы иҗтимагый оешмалар, башкарма хакимият органнары һәм җирле халык белән зур уртак эш алып бара. Мәсәлән, республиканың муниципаль районнарында дан аллеялары, ачык һавада музей экспозицияләре һәм истәлекле обелисклар булдырыла. 2026 елга Татарстанда махсус операциядә һәлак булган геройларына багышланган 1800дән артык һәйкәл ачылды.

Тантаналы чараларга – митингларга, тантаналарга, чәчәк салуларга, һәлак булган сугышчыларның гаиләләренә бүләкләр тапшыруга аерым игътибар бирелә. Моннан тыш, Татарстанның муниципаль районнарында махсус операциядә һәлак булган якташларыбыз истәлегенә багышланган спорт ярышлары оештырыла һәм күркәм традициягә әверелә. Тәтеш районында – мини-футбол, Балтач районында – хоккей, Әлкидә – баскетбол, Лениногорск районында – бокс, Яшел Үзән районында – җилкәнле спорт. 2023 елдан фонд 700дән артык шундый турнир үткәргән.

news_right_1
news_right_2
news_bot