Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ватанны саклаучылар елы уңаеннан, Хәйруллин махсус операция ветеранына ноутбук тапшырды
Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин эш сәфәре белән Лениногорскида булды, биредә ул район советының узган елның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә һәм 2025 елдагы планнарга багышланган утырышында катнашты.
ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышында муниципалитетта цифрлаштыру буенча алып барыла торган эш турында сөйләгәннәр иде. Лениногорск – Татарстанның иң ерактагы районнарыннан берсе, шуңа күрә анда элемтә һәм мобиль интернетны үстерү өчен биш яңа база станциясе урнаштырылган.
Ватанны саклаучылар елы кысаларында махсус хәрби операция ветеранына ноутбук тапшыру чараның мөһим өлеше булды.
Моннан тыш, сугыш ветераннары өчен «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медальләре дә расланды.
Чара тәмамланганнан соң Айрат Хәйруллин Бөек Ватан сугышы геройлары янына барды, бүләкләр тапшырды һәм алар белән аралашты. Министр ветераннарга озын гомер теләде һәм Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм иткәндә очрашу турында вәгъдәләрен алды.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз