Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ватанны саклаучылар көне алдыннан кыска эш көне булачак
Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы шул хакта искә төшерә.
(Казан, 21 февраль, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бу атнада татарстанлыларны Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итү уңаеннан өстәмә ял көне көтә. Иртәгә, 22 февральдә, республикада эш көне кыскартылачак.
Бу хакта Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 23 февраль — Ватанны саклаучылар көне эшләми торган бәйрәм көн булып санала. Эш көне яки смена бер сәгатькә кыскара», — диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз