Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Ватанны саклаучылар көне алдыннан Казанда «Кандагар» фильмы бушлай күрсәтеләчәк
Ләкин анда чакыру билеты белән генә кереп була
(Казан, 15 февраль, «Татар-информ»). Иртәгә 14.00 сәгатьтә Казандагы «Парк Хаус» гипермаркетының «Киномечта» кинотеатрында, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, тантаналы чара башланып китәчәк. Әлеге чарага Бөек Ватан, әфган, чечен сугышларындагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннар, Яңа Савин районыннан хәрби хезмәткә алынырга торган егетләр, яшьләрнең иҗтимагый советы вәкилләре чакырылган.
Казан мэриясеннән алынган хәбәрдә әйтелгәнчә, башта Яңа Савин районы хакимияте башлыгы Тимур Алибаев, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары хәрби комиссары Фәргать Садриев, Советлар Союзы Герое, әфган сугышында катнашкан Газинур Хәйруллин бәйрәмдә чыгыш ясаячак, соңыннан «Кандагар» нәфис фильмы күрсәтеләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз