news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ватанны саклаганда һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерү турында закон кабул ителде

Ватанны саклаганда һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерү турында закон кабул ителде
Фото: «Татар-информ», Михаил Захаров

Татарстанда Ватанны саклаганда һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерүнең аерым мәсьәләләрен җайга сала торган закон кабул ителде. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалаган документ республиканың рәсми хокукый мәгълүмат порталында чыкты.

Документ Ватанны саклаганда һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерү формаларын, бу өлкәдә дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары вәкаләтләрен, шулай ук Татарстан Республикасы Хәтер Китабын алып бару тәртибен билгели.

Закон хәрби хезмәткәрләргә һәм Ватанны саклау буенча хәрби һәм хезмәт бурычларын үтәгәндә һәлак булган башка затларга, шулай ук Украина, Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожье һәм Херсон өлкәләре территорияләрендә бурычларын үтәгәндә яки Россия территориясенә кораллы һөҗүмнәргә каршы торганда һәлак булган махсус хәрби операциядә катнашучыларга кагыла.

Документ нигезендә һәлак булганнарның истәлеге хәрби каберлекләрне төзү һәм төзекләндерү, һәйкәлләр һәм мемориаллар кую, урамнарга, мәйданнарга, географик объектларга һәм оешмаларга аларның исемнәрен бирү, геройлар турында материаллар бастырып чыгару, күргәзмәләр үткәрү һәм алар турында мәгълүматны Татарстан Хәтер китабына кертү юлы белән мәңгеләштерелергә мөмкин.

Закон шулай ук Бөек Ватан сугышы һәйкәлләрендә һәм хәрби каберлекләрдә мәгълүмат табличкаларын мәҗбүри урнаштыруны күздә тота. Аларда тарихи белешмә, Ватанны саклаучыларның батырлыклары турында белешмәләр булырга тиеш, шулай ук өстәмә материалларга сылтамалар белән QR-кодлар да булырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot