news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Ватанны каләм һәм корал белән саклаган Татарстан журналистлары хөрмәтенә - истәлек тактасы
Сугыш чорында журналист кына түгел, сугышчы һәм командир да була белгән якташларыбыз истәлеген мәңгеләштерүне кирәк санадык, дип белдерде Римма Ратникова
Скопировать ссылку
(Казан, 6 май, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). “Ватанны каләм һәм корал белән саклаган Татарстан журналистлары истәлегенә. 1941-1945”.
Бүген ТР Журналистлар берлеге йортында Бөек Ватан сугышында катнашып һәлак булган журналистлар хөрмәтенә татар һәм рус телләрендә шундый текст язылып, Мәңгелек ут сурәте уелган истәлек тактасы ачылды (эскиз авторы – “Казанские ведомости” газетасы рәссамы Вячеслав Бибишев). Тактаны каплап торган ак япманы алу хокукы исә фронт михнәтләренең нәрсә икәнен белгән ветеран журналистларга бирелде, аның янына кызыл канәферләр салынды.
Ветеран һәм яшь журналистлар, газета-журнал баш мөхәррирләре катнашындагы тантананы башлап, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, Бөек Җиңүнең 65 еллыгын бәйрәм итүгә санаулы көннәр генә калды, дип, сугышта катнашкан ветеран журналистларны Җиңү көне белән котлады һәм аларга ныклы сәламәтлек теләде. “Көнчыгыш Европа илләрендә Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына нисбәтле һәйкәлләр, истәлек такталары ватып ташланган, тарихи фактлар бозып күрсәтелгән мәлдә безнең илебездә һәйкәлләр реставрацияләнә, истәлек такталары ачыла. Без дә, үз чиратыбызда, сугыш чорында журналист кына түгел, сугышчы һәм командир да була белгән якташларыбыз истәлеген мәңгеләштерүне кирәк санадык, чөнки хәтер безнең өчен бик-бик кадерле”, - дип басым ясап әйтте ул.
Әлеге истәлек тактасы барлыкка килү тарихына тукталып, Р.Ратникова, элек Декабристлар ур., 2 адресы буенча урнашкан нәшрият бинасының 7 нче катында, “Ватаным Татарстан” газетасы редакциясендә, Бөек Ватан сугышында катнашкан журналистлар исемнәре язылган булып, ул бүгенгәчә сакланмаган, ни үкенеч, без хәзер аларның исемнәрен атый да алмыйбыз, дип, редакцияләрдә сугышта катнашкан журналист коллегалары исемлеген туплап бирүләрен сорады һәм ул каләмдәшләр турында хәтер китабы бастырып чыгару нияте барлыгын җиткерде. “Хөкүмәтебезгә, “Татмедиа” җәмгыятенә мөрәҗәгать итмәстән, редакцияләргә шушы истәлек тактасын ясатуга акча җыю инициативасы белән чыккан идек, өлешләре кергән барлык газета-журнал һәм радио, телевидение редакцияләре хезмәткәрләренә Татарстан Журналистлар берлеге президиумы исеменнән рәхмәт белдерәм – бу гамәл безнең өчен аеруча кыйммәт”, - диде Р.Ратникова һәм хәзерге вакытта сугышта катнашкан ветеран-журналистларның 13е исән булуын искәртте.
Элек Татарстан язучылары редакцияләрдә эшләгән, Бөек Ватан сугышы чорында аларның күбесе ябылып, хезмәткәрләре фронтка киткән. Сугышта булган килеш тә каләмен ташламаган һәм һәлак булган Муса Җәлил, Гадел Кутуй, Фатих Кәрим һ.б. каһарманнар, редакцияләрдә эшләгән һәм сугышны үзе күреп белгән Атилла Расих, Нури Арслан, Сибгат Хаким, Риза Ишморат, Зәки Нурилар телгә алынды.
Коллегалары алдында ветераннардан Александр Малов, Татарстанның Бөек Ватан сугышы инвалидлары оешмасы җитәкчесе Нәгыйм Мөхибуллин сугыш вакыйгаларына бәйле истәлекләре белән уртаклашты, эзтабар язучы Шаһинур Мостафин, матбугат тарихы белгече галимә Розалина Нуруллина фронтовик-журналистлар, матбугатның сугыш елларындагы хәле турында сөйләде. Ш.Мостафин яңа чыккан китабында каһарман язучы-журналистларның 118е турында материал бастырган. Р.Нуруллина сүзләренчә, гомуми тираж буенча фронтта 5 сугышчыга 1 газета туры килгән, сугыш чорында 15 исемдә татар телле газета һәм 1 әдәби журнал чыккан.
Тантанада чыгыш ясаган ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы “Хәтер китабы” редакциясе баш мөхәррире Анатолий Иванов җәмәгатьчелеккә яңа гына дөнья күргән “Бөек Ватан сугышы елларында Татарстан” дип аталган китапны тәкъдим итте һәм аның бүгенге әһәмиятенә тукталды.
ТР Журналистлар берлеге белән Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан оештырылган әлеге тантана ахырында РФ Журналистлар берлеге рәисе Всеволод Богданов та Татарстанның ветеран журналистларын якынлашып килгән Бөек Җиңү көне белән телефон аша котлады. Бергәләп гитарага кушылып җырланган сугыш елларындагы популяр җырлар тантананы тагын да ямьләндерде, үзенчәлекле вакыйга уңаеннан булган очрашу онытылмаслык булды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot