news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Ватанга хезмәт итәм! Халыкка хезмәт итәм!» олимпиадасының беренче этабы тәмамланды

Татарстанда «Ватанга хезмәт итәм! Халыкка хезмәт итәм!» республика олимпиадасының теория этабы һәм практика сынауларының беренче өлеше тәмамланды. Быел олимпиадада республиканың төрле районнарыннан килгән 150гә якын мәктәп укучысы һәм студент көч сынаша. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Практик биремнәрне катнашучылар «Дуслык» үзәге территориясендә һәм күчмә мәйданчыкларда – «ВОИН» үзәгендә һәм Советлар Союзы Герое Б.К.Кузнецов исемендәге кадет интернат-мәктәбендә үтәде.

Сынаулар программасына пилотсыз очкычлар куллану, карта һәм компас ярдәмендә ориентлашу, граната ату, төеннәр бәйләү һәм электрон тирда ату керә. Бу күнегүләр хәрби-гамәли күнекмәләрне һәм командада эшләү сәләтен үстерүгә юнәлтелгән.

Сынаулар тәмамланганнан соң жюри якынча нәтиҗәләр ясый, ә иртәгә катнашучыларны практик турның икенче өлеше көтә.

Олимпиаданың нәтиҗәләре 16 ноябрьдә билгеле булачак.

Ярышларны уздыру «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының яшьләргә сәләтләрент тормышка ашыру һәм осталыкларын күрсәтү өчен шартлар булдыру бурычларына туры килә

news_right_1
news_right_2
news_bot