news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ватан сугышы ветераннары белән очрашулар дәвам ителә

Россинең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәтенең Төмән өлкәсендәге казые Фатыйх хәзрәт Гарифуллин Вагай районында Ватан сугышы ветераннарын эзләде

(Төмән, 1 апрель, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Район үзәгеннән еракта урнашкан Тукыз авылына җиткәнче берничә татар авылында булып үттем, ни кызганыч, аларда инде бер генә дә Бөек Ватан сугышы ветераны калмаган икән, барысы да мәңгелеккә күчкәннәр, дип, башын түбән иеп хәбәр итте Фатыйх хәзрәт Гарифуллин.
Тукыз авылында ул 84 яшьлек сугыш ветераны Мәүлет Азисов белән очрашкан. Ватан сугышы башланганда Мәүлет Азисов әле 15 яшендә генә булган, әмма, үсеп җитеп, Берлинны штурмлауда катнашырга өлгергән. Яшь кенә Себер солдаты Беренче Белоруссия фронтының Бишенче удар армиясе 1050 нче укчылар полкы пехотасында фронт юлларын җәүләп үтеп, яу кырында алган яраларын төзәтә-төзәтә барып җиткән Берлинга.
Бүгенге көндә Мәүлет Азисов авыл мәчетендә имам булып тора, өлкән яшьтәге авыл имамнарының күбесеннән аермалы буларак, гарәп графикасын белә, Коръәнне укый ала.
Тукыз имамы тагын бер зур изге эш башкара икән, ул мәчеттә борынгы дини китаплар җыеп туплаган, тирә-күрше авыллардан ата-бабаларыннан калган китапларны бик теләп китереп тапшыралар икән якташлары.
Фатыйх хәзрәт үткән Иртеш елгасының уң ярындагы авылларның тагын берсендә – Карагай авылында бер сугыш ветераны исән икән – укчы Рәхмәтулла Батинов. Әмма Карагайга кадәр барып җитә алмаган Фатыйх хәзрәт, юлны кар көрте каплап китәргә өлгергән.
Юллар ачылгач, Рәхмәтулла бабай янына бармый калмыйм, диде Бөек Ватан сугышы ветераннарын барлаучы Фатыйх хәзрәт Гарифуллин.

news_right_1
news_right_2
news_bot