Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
«Ватан сакчылары» фондына ике ел булды
Бүген «Ватан сакчылары» фонды гамәлгә куелганга ике ел булды. 2023 елның 3 апрелендә Россия Президенты Владимир Путин фондны булдыру турындагы карарга имза куйган иде.
Фондны статс-секретарь – РФ саклану министры урынбасары Анна Цивилева җитәкләде. Инде ике айдан соң Россиянең барлык төбәкләрендә фонд филиаллары ачылды. «Ватан сакчылары» дәүләт фондының Татарстан буенча филиалы җитәкчесе – Гүзәл Удачина. Фонд филиалы 2023 елның 1 июнендә ачылды.
Татарстанда 1 ел һәм 10 ай эшләү дәверендә социаль координаторларга 49 меңнән артык сорау кергән, аларның 95 проценты хәл ителгән.
«Ватан сакчылары» фонды эшчәнлеге дәвамында үзенең нәтиҗәлелеген һәм ихтыяҗын исбатлады. Ул махсус хәрби операция ветераннарына һәм аларның гаиләләренә дәүләт ярдәме күрсәтүнең мөһим инструментына әверелде, аларның социаль адаптациясенә һәм тыныч тормышка кайтуына ярдәм итте. Эш дәвам итә, алда әле Туган илне саклаучыларга ярдәм күрсәтү буенча бурычлар күп», - дип сөйләде Гүзәл Удачина.
Фонд хезмәткәрләре махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына барлык тиешле ярдәм чараларын алуда, медицина һәм социаль тернәкләндерүдә, дарулар белән тәэмин ителүдә, психологик ярдәм алуда, реабилитацияләүнең техник чараларын алуда, яңадан укытуда һәм эшкә урнашуда ярдәм итә, юридик ярдәм күрсәтәләр һәм торакны инвалид ветераннар ихтыяҗларына җайлаштыралар.
«Ватан сакчылары» фонды РФ Саклану министрлыгы белән шәхси хәрби компанияләр хәрбиләренә хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыкларын рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча хезмәттәшлек итә.
Агымдагы елның мартында Россия Президенты Владимир Путин «Ватан сакчылары» фондын булдыру турындагы карарга үзгәрешләр кертте, фонд махсус операциядә хәбәрсез югалган катнашучыларның гаилә әгъзалары белән эшләячәк. Хәзер фондның төбәкләрдәге барлык филиаллары рәсми рәвештә хәбәрсез югалган саклаучыларның гаилә әгъзаларына психологик ярдәм күрсәтә, социаль ярдәм чараларын һәм түләүсез юридик ярдәм алуда ярдәм итә ала.
«Ватан сакчылары» фондының Татарстан филиалы хакимият органнары, иҗтимагый оешмалар һәм бизнес-бергәлекләр белән актив хезмәттәшлек итә. Шуның нәтиҗәсендә килеп туган проблемаларны тиз арада хәл итәргә һәм саклаучыларга һәм аларның гаиләләренә адреслы ярдәм күрсәтергә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз