news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ватанны саклаучылар» фонды 5 миллиард сумнан артык грант алачак

Россия Хөкүмәте махсус хәрби операциядә катнашучыларның хокукларын яклау буенча актив эш алып бара, шул исәптән Россия лидеры Владимир Путин инициативасы буенча оештырылган «Ватанны саклаучылар» хәйрия фонды аша. Бу хакта Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Министрлар Кабинеты утырышында сөйләде.

Ул билгеләп үткәнчә, оешма эшчәнлегенә ярдәмгә 5 млрд сумнан артык акча бүлеп бирергә карар иткәннәр.

«Хөкүмәт бу структурага 5 млрд сумнан артык грант бирәчәк. Бу махсус хәрби операция ветераннарына да, аларның якыннарына да, медицина тернәкләнүе узуга, аларны эшкә урнаштыруда, укытуда, юридик ярдәм күрсәтүдә һәм Россиянең һәр субъектында оешма карамагындагыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ихтыяҗ булган башка чараларда ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк», - дип Мишустин сүзләрен китерә Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте.

Россия Президенты 2023 елның апрелендә «Ватанны саклаучылар» махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фондын гамәлгә куйды. Оешма үз эшен 1 июньнән башлады. Филиаллар Россиянең барлык субъектларында, шул исәптән Татарстанда да булдырылды.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, республикада яшәүче 2,5 кеше ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100