news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ватан сагында һәлак булганнар турында хәтерне мәңгеләштерүгә кагылышлы закон кабул ителде

Бүген Татарстан Дәүләт Советында Ватанны саклаганда һәлак булучылар турында хәтерне мәңгеләштерүгә кагылышлы закон беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Закон нигезендә һәлак булганнарның исемен мәңгеләштерү формалары, республика дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарының бу өлкәдәге вәкаләтләре билгеләнә.

Законда яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә, халык тарихына ихтирам, ил һәм республика өчен горурлык хисе тәрбияләүгә урын бирелә.

Әлеге закон махсус операция барышында бурычларны үтәгәндә алган яралар, авырулар, контузияләр нәтиҗәсендә гомерләре өзелгән хәрбиләр турында хәтерне мәңгеләштерүгә дә кагыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot