news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Ватан” һәм “Триумф” спорт комплекслары Ачык ишекләр көне үткәрә

Кол Гали урамындагы 14 нче йорт ишегалдында микрорайон халкы өчен бәйрәм оештырыла

  (Казан, 5 сентябрь, Татар-информ”). Бүген, 5 сентябрь кичке 5тә, Казанның Кол Гали урамындагы 14 нче йорт янында микрорайон халкы өчен бәйрәм оештырыла.

Бәйрәм программасында районның иҗат коллективлары катнашында концерт була, конкурслар, балалар өчен уеннар оештырыла, балалар аттракционнары һәм аквагрим тәкъдим ителә. Шулай ук “Аврора” ВИА чыгышы көтелә, дип хәбәр иттеләр Казанның Идел буе һәм Вахитов районнары хакимиятеннән.

Авиатөзелеш һәм ЯңаСавин районнары хакимияте исә иртәгә спорт комплексларында Ачык ишекләр көне игълан итте.

Аерым алганда, 6 сентябрь сәгать 10да “Ватан” (Бондаренко, 2) һәм “Триумф” (Кошевой ур., 17, 19) спорт комплекслары Ачык ишекләр көне үткәрә. Ул көнне балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләрнең күрсәтмә чыгышлары, “Балаңны секциягә яздыр” акциясе, эстрада программасы, спорт комплекслары буйлап сәяхәт, төрле конкурслар һәм ярышлар оештырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100