Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Ватан” исемле халык-демократик фиркасе мәктәп дәреслекләрендә татар тарихын бозуга каршы Мәскәүдә пикетка чыга
Ватан” исемле халык-демократик фиркасе мәктәп дәреслекләрендә татар тарихын бозуга каршы Мәскәүдә пикетка чыга
(Казан, 21 февраль, “Татар-информ”, Маһирә Миңнуллина). Бүген “Ватан” дигән халык-демократик фиркасе Мәскәүдә РФ Мәгариф министрлыгы бинасы каршында мәктәп дәреслекләрендә һәм мәктәпләрдә татар халкының тарихын дөрес һәм гадел яктыртуны таләп иткән пикет үткәрә.
“Мәктәп дәреслекләрендә татар халкы тарихының бозылып күрсәтелүе һәм аның, шушы ялгыш фактларга таянып мәктәп балаларына аңлатылуы барчабызга да күптән мәгълүм. Ә менә хәзерге мәктәп дәреслекләреннән татар тарихын бөтенләй сызып ташларга уйлау – әлегә яңалык. Тарих дәреслекләре авторлары уйлавынча, татарлар, гомумән, халык буларак юк икән. Димәк, аның Казан ханлыгы да, Алтын Урдасы һ.б. ханлыклары да уйдырма гына. Бу дәреслекләр авторлары фикеренчә, татарларның урыны Монголиядә, һәм без, бүгенге татарлар, басып алучылар токымы гына икәнбез. Шул рәвешле, ил тарихына һәм, гомумән, бөтен бер халык тарихына аңлы рәвештә буталчыклык кертелә. Тик бер нәрсә аңлашылмый: татар тарихын бозу нинди максатларда эшләнә соң? Әмма шунысы ачык, күпмилләтле ил мәктәпләрендә тарих фәнен шундый алым белән укыту – үзе бер җинаять.
Бу тарих дәреслекләрендә Россия тарихы Х гасырдан гына башлана. Димәк, безнең балаларыбыз ил тарихын түгел, ә рус халкының килеп чыгу һәм яшәү тарихын гына өйрәнергә тиеш була. Ә РФ халыкларының тарихы, шул исәптән татарлар тарихы да бик тирәнгә, безнең эраның төрки империяләр яшәгән IV гасырына барып тоташа, һәм 1783 елда, ягъни XVIII гасырда Екатерина патша тарафыннан Кырым ханлыгын басып алу белән генә төгәлләнә. Болар турында әлеге дәреслекләрдә ләм-мим. Шуңа күрә бу дәреслекләрнең эчтәлеге безне бик шомландырды”, - диелә “Ватан” фиркасенең пикетта катнашучы халыкка юллаган мөрәҗәгатендә.
Әмма “Ватан” фиркасе мондый вәзгыятьтә дәшми торуны татар халкы тарихына битарафлык дип саный, һәм тарихны дөрес яктыртуны таләп итеп пикетлар сериясен башлап җибәрә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз