Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Ватан геройлары» республика музейлар конкурсы башланып китте
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы «Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге» белән берлектә «Ватан геройлары» проекты кысаларында конкурс башлануын игълан итә. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.
Чараның төп максаты — Ватанны саклаучыларның батырлыклары турындагы тарихи хәтерне саклау аша җәмгыятьнең рухи-әхлакый нигезләрен ныгыту. Әлеге инициатива «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектын тормышка ашыруның мөһим өлеше булып тора, анда үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү өстенлекле юнәлеше итеп билгеләнгән.
Конкурста Татарстан Республикасының гомуми белем бирү һәм һөнәри белем бирү оешмалары музейлары катнаша ала. Эшләр торак пунктның зурлыгын исәпкә алып, дүрт категориядә бәяләнәчәк.
Муниципаль этап: 2026 елның 10 маена кадәр уза.
Республика финалы: 2026 елның 11 маеннан 30 июненә кадәр булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз