news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Васыйл Шәйхразиев икенче тапкыр бабай булды

Васыйл Шәйхразиевның кече кызы Регина ир бала тапкан, сабыйга Даниэль дип исем кушканнар.

(Казан, 15 май, “Татар-информ”). Татарстан Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиевның кече кызы Регина ир бала тапкан, сабыйга Даниэль дип исем кушканнар, дип яза Chelny-biz.ru.

Шәйхразиевның кызы “Чәчәк вальсы” компаниясе хуҗасының улы, эшмәкәр Дамир Гәрәевта кияүдә. Васыйл Гаяз улы инде икенче тапкыр бабай булды. 2012 елда олы кызы аңа кыз онык бүләк иткән иде.

Искәртеп үтик, Васыйл Шәйхразиев өйләнгән, ике кызы бар. Ул актив тормыш рәвеше алып бара. Ат спорты, чаңгы спорты, хоккей, велоспорт белән шөгыльләнә, тарихи әдәбият укый.

news_right_1
news_right_2
news_bot