news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васыятьнамәләр турында мәктәпләрдә сөйләргә тәкъдим иттеләр

Васыятьнамә буыннан буынга әхлак, тәрбияне тапшырырга ярдәм итә, ди ЗАГС идарәсенең әйдәп баручы белгече Фәния Фәйзуллина.

Васыятьнамәләр турында мәктәпләрдә сөйләргә тәкъдим иттеләр
Салават Камалетдинов

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстанның гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенең әйдәп баручы белгече Фәния Фәйзуллина мәктәпләрдәге сыйныфтан тыш чаралар вакытында васыятьнамәләр турында сөйләргә тәкъдим итте.

«Васыятьнамә — бик кирәкле әйбер, чөнки аның нигезендә тәрбия ята. Васыятьнамә язу кагыйдәләре, аның эчтәлеге, тарихы балалар өчен рухи азык булыр иде. Бу — әхлак, тәрбияне буыннан буынга тапшыру чарасы. Мәктәпләрдә сыйныфтан тыш чаралар уздыралар. „Васыятьнамә — киләсе буыннарга әйтер сүз“ бәйгесе турында шунда әйтеп узу бик зур файда китерер иде», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Исегезгә төшерәбез, «Васыятьнамә — киләсе буыннарга әйтер сүз» конкурсын Татарстан мөселманнары диния нәзарәте, ТР архив эше буенча дәүләт комитеты, Татарстан Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе, нотариаль палата, Россия мөселман эшкуарлары берлеге, Бөтендөнья татар конгрессы «Милли шура»сы белән берлектә Казанның «Гаилә» мәчете оештыра.

Эшләр 2021 елның 23 маена кадәр кабул ителә, йомгак 2021 елның 1 июнендә ясала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100