news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Васыятьнамә — киләсе буыннарга әйтер сүз» бәйгесендә катнашучылар елдан-ел арта бара

Быел бәйге Россиядә халык санын алу һәм Идел Болгарстанында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган.

«Васыятьнамә — киләсе буыннарга әйтер сүз» бәйгесендә катнашучылар елдан-ел арта бара
Владимир Васильев

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Казанның «Гаилә» мәчете оештырган «Васыятьнамә — киләсе буыннарга әйтер сүз» бәйгесендә елдан-ел күбрәк кеше катнаша.

«Быел бәйге өченче тапкыр үткәрелә. Беренче елда 15 кеше катнашкан булса, былтыр 54 кеше катнашты. Васыятьнамәне язарга кыюлык кирәк. Аны язгач кешедә: „Ә мин үзем васыятемне балаларыма әйттеме? Алар аны үтәячәкме?“ — дигән сораулар туа», — диде «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы, бәйгенең жюри әгъзасы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында.

Агымдагы елда бәйге Россиядә халык санын алу һәм Идел Болгарстанында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан оештырыла.

Конкурска тәкъдим ителгән материаллар татар телендә булырга тиеш. Яхшы дип табылган эшләргә газета битләрендә бастырылу хокукы бирелә. Катнашучыларның барысына да сертификат тапшырыла. Эш таләпләренә кагылышлы өстәмә мәгълүматны «Гаилә» мәчете сайтында табарга була.

Эшләр 2021 елның 23 маена кадәр кабул ителә, йомгак 2021 елның 1 июнендә ясала. Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 223-06-62.

 


Галерея: «Васыятьнамә — киләсе буыннарга әйтер сүз» бәйгесе турында матбугат конференциясе

«Васыятьнамә — киләсе буыннарга әйтер сүз» бәйгесе Татарстан мөселманнары диния нәзарәте, Татарстанның архив эше буенча дәүләт комитеты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе, нотариаль палата, Россия мөселман эшкуарлары берлеге, Бөтендөнья татар конгрессы «Милли шура»сы белән берлектә уздырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100