Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Васыятьнамә — киләсе буыннарга әйтер сүз» бәйгесе июнь азагына кадәр озайтылды
Иң яхшы васыятьнамәләрне китап итеп бастырачаклар.
(Казан, 31 май, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Казанның «Гаилә» мәчете оештырган «Васыятьнамә — киләсе буыннарга әйтер сүз» бәйгесе 27 июньгә кадәр озайтылды. Элегрәк конкурска нәтиҗә 1 июньдә ясалырга тиеш иде.
«Бәйгенең соңгы ае Рамазан аена туры килде. Рамазанда халык күбрәк гыйбадәт кылды, конкурста катнашырга вакытлары да калмагандыр. Шуңа күрә Рамазан аенда катнаша алмаган кешеләр үз васыятьнамәләрен юлласын өчен, бәйгене озайтырга булдык», — диде «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы ярдәмчесе Илмир хәзрәт Хәбибуллин «Татар-информ»га.
«Васыятьнамә — киләсе буыннарга әйтер сүз» бәйгесе ел башында игълан ителде. Агымдагы елда ул Россиядә халык санын алу, Татарстанда Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында һәм Идел Болгарстанында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан оештырыла. Конкурс быел өченче тапкыр үткәрелә.
Иң яхшы эшләрне китап итеп чыгарачаклар һәм газетада бастырачаклар. Катнашучыларның барысына да сертификат тапшырылачак. Эш таләпләренә кагылышлы өстәмә мәгълүматны «Гаилә» мәчете сайтында табарга була.
«Васыятьнамә — киләсе буыннарга әйтер сүз» бәйгесе Татарстан мөселманнары диния нәзарәте, Татарстанның архив эше буенча дәүләт комитеты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе, Нотариаль палата, Россия мөселман эшкуарлары берлеге, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы белән берлектә уздырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз