news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2025 елда Якутиядә XXV федераль Сабантуен оештыру турында фикер алыштылар

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Советы рәисе Васил Шәйхразиевның Саха (Якутия) Республикасына эшлекле сәфәре дәвам итә.

Бүген ул Саха (Якутия) Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасары Сергей Местников белән очрашкан. Аннары Саха (Якутия) Республикасы Башлыгы Айсен Николаев белән рәсми очрашу узган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Очрашуның төп темасы буларак 2025 елда Саха республикасында XXV федераль Сабантуен оештыру турында фикер алышканнар. Россиянең күпмилләтле халкы өчен үткәрелә торган Федераль Сабантуй кызыклы һәм әһәмиятле булачак, күпләп республика халкы һәм кунакларын җыячак, диелә хәбәрдә.

Очрашу вакытында 2025 елның июнендә Саха республикасында XXV Федераль Сабантуен үткәрү һәм Саха Республикасы Башлыгы җитәкчелегендә Оештыру комитеты булдыру турында карар кабул ителә.

Шулай ук ике субъект арасындагы алга таба хезмәттәшлек турында да фикер алышу булган. Җитәкчеләр Казан белән Якутск арасындагы туры авиаэлемтәнең файдасын аерым билгеләп үтте. Авиарейслар атнага ике тапкыр башкарыла.

Очрашуда шулай ук Саха (Якутия) Республикасы Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Джулустан Борисов, Саха (Якутия) Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасары Сергей Местников, Саха (Якутия) Республикасы тышкы элемтәләр һәм халыклар эшләре министры урынбасары Татьяна Пяткина, «Туган як» татар мәдәни үзәге Саха (Якутия) Республикасы иҗтимагый оешмасы рәисе Игорь Хәлилов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары — Аппарат җитәкчесе Фәрхәт Латыйпов катнашкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100