Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Вашингтон татарлары Сабан туена әзерләнә
Татар халкының милли бәйрәме Сабан туе 17 майда Вашингтон шәһәрендә узачак. Бу хакта АКШта яшәүче татар җырчылары Лилиана Газизова һәм Зарина Вильданова хәбәр итте, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
Бәйрәм иртәнге 11:00 дә башлана. Программада музыка һәм биюләр, милли уеннар, чәй эчү йоласы (чәй самоварда кайнатылачак), балалар өчен уен зонасы каралган. Кунакларны пылау белән сыйлаячаклар, төшке аш та булачак. Оештыручылар кунаклардан үзләре белән милли ризыклар һәм җиләк-җимеш алып килүләрен сорыйлар.
Кунаклар өчен Dj Азат, Лилиана Газизова, Юлия Гарифуллина, Зарина Вильданова һәм Аина Зеттерланд чыгыш ясаячак. 18 яшьтән өлкәнрәкләр өчен керү түләүле булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз