news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Василий Самокатов түбәнкамалылар өчен велосипедларда махсус тамаша тәкъдим итә

Керү ирекле.

Василий Самокатов түбәнкамалылар өчен велосипедларда махсус тамаша тәкъдим итә
Түбән Кама муниципаль районы

(Казан, 10 июль, "Татар-информ"). Углич кунагы Василий Самокатов Түбән Камада үз велотамашасын күрсәтүне дәвам итә. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Гадәти булмаган велосипедларда үзенчәлекле мондый тамашаны ул беренче тапкыр Түбән Камада Велосипед тарихы музее ачылу уңаеннан тәкъдим итте.

Чираттагы шундый программа кичә "Велики" паркында оештырылды. Паркның уку корпусында велосипедчылар марафонында катнашучы белән очрашу да узды.

Василий Самокатов катнашындагы тагын бер тамаша бүген 13:30 сәгатьтә "Гаилә" паркында да үткәреләчәк. Керү ирекле.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot