news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Василий Мосин «Катар Опен 2015» ярышларында җиңде

Татарстанский спортчысы “дубль-трап” күнегүендә пьедесталның иң югары баскычына менде

  (Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Василий Мосин стендка ату буенча «Катар Опен 2015» халыкара турнирында җиңде. Татарстанский спортчысы “дубль-трап” күнегүендә пьедесталның иң югары баскычына менде.
Квалификациядә 150 мишеньның 143 эләгеп, 2012 елгы Олимпиаданың бронза призеры ярымфиналга чыкты һәм тагын 27 “дублет” ясады. Татарстан атучысы ярымфиналда иң яхшы нәтиҗәгә ирешеп, алтын матчка чыкты һәм бер тапкыр төгәл ату белән италияле Даниэле Ди Спиноны 29:28 исәбе белән җиңде.
Россияле Виталий Фокеев “бронза”лы булды, дип хәбәр итә ТР Пуля һәм стендка ату федерациясе матбугат секретаре Ольга Камардина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100