news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Василиса Шмелева Тинчурин театрын әз генә булса да яшьләргә бүләк итүләре өчен рәхмәт әйтә

Февраль аенда Тинчурин театрында “Sforzando” башкару сәнгатен үстерү фондының “KazanOperaLab” иҗат лабораториясе эшләре тәкъдим ителәчәк.

Василиса Шмелева Тинчурин театрын әз генә булса да яшьләргә бүләк итүләре өчен рәхмәт әйтә
Владимир Васильев

(Казан, 25 гыйнвар, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Яшь режиссер Василиса Шмелева эксперименталь опера иҗат итүче яшьләргә әз генә булса да Тинчурин театрын бүләк иткәннәре өчен җитәкчелеккә рәхмәт әйтте. “Безгә бу тарихи театр бинасының энергетикасы бик булыша. Биредә безнең хыялларны тормышка ашыру өчен идеаль урын”, - диде ул Татарстан мәдәният министрлыгында “KazanOperaLab” иҗат лабораториясендә катнашучылар белән үткән матбугат конференциясендә.

Февраль аенда Тинчурин театрында “Sforzando” башкару сәнгатен үстерү фондының “KazanOperaLab” иҗат лабораториясе эшләре тәкъдим ителәчәк. Проект кысаларында өч спектакль чыгарыла. Аларның икесе әзер. “1+6” һәм “Бледно-голубая точка” спектакльләренең премьерасы 4 февральгә билгеләнгән. Өченчесе әле әзерләнеп килә.

Василиса Шмелева Казан дәүләт консерваториясе һәм Казан музыка көллияте студентлары белән бергә “1+6” әкияти опера чыгара. Әсәрнең композиторы – Ләйсән Абдуллина, либеррто авторы – Павел Поляков.

Василиса Шмелева үзләренең фәлсәфи әкият әзерләүләрен әйтте. Әсәрнең асылында теләкләрне уйлап теләү хәерле булуы һәм эш башласаң, үзеңнән башлау кирәклеге ята.

Оештыурчылар Тинчурин театры залының музыкаль әсәсрләр өчен идеаль урын булуын ассызыклыйлар. Театр залында яхшы акустика булуын, оркестр чокыры барлыгын әйтәләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100