Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Василий Шпак: «Дрон Экспо 2026» пилотсыз очкычларны үстерүдә мөһим мәйданчык булачак
«Дрон Экспо 2026» халыкара күргәзмә-форумы пилотсыз системаларны үстерүдә төп мәйданчыкларының берсе булачак һәм ел саен үткәрелә торган вакыйгалар календаренда мактаулы урын алачак. РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Василий Шпак форумны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты утырышында шулай дип белдерде.
«Күргәзмә безгә әйдәп баручы җитештерүчеләрне, заказчыларны һәм пилотсыз системалардан файдаланучыларны берләштерү өчен уникаль мөмкинлек бирә. Безнең максат - өлкәдә иң заманча эшләнмәләрне һәм инновацион карарларны тәкъдим итү», - диде ул.
Шпак шулай ук Татарстанга күргәзмә-форумны оештырган һәм республиканың тармак үсешенә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз