news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Васильево бистәсендә янгында өч кеше үлгән

Янып үлүчеләрнең шәхесе ачыклана.

Васильево бистәсендә янгында өч кеше үлгән
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Васильево бистәсендә янгында өч кеше үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына бүген, 12.24 сәгатьтә Васильево бистәсенең Яңа урамында йорт януы турында хәбәр килгән.

15нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре килгән янгын йортны ялмап алган булган.

13.03 сәгатьтә янгын сүндерелгән.

Беренче ир-атның мәете 13.00 сәгать тирәсендә табылган. 10 минуттан калган ике кешенең мәете табылган. Аларның шәхесләре ачыклана.

Янгын 60 кв.метр мәйданга зыян китергән. Янгын чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot