news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Васильево бистәсендә дүрт Бөек Ватан сугышы ветеранына фатир ачкычлары тапшырылды
Район башлыгы сугышта күрсәткән батырлыклары өчен ветераннарга рәхмәт белдерде һәм яңа фатирга күченүчеләргә ныклы сәламәтлек, озын гомер теләде
Скопировать ссылку
(Казан, 3 март, “Татар-информ”). Кичә Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә, Бөек Җиңүнең 65 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында, дүрт Бөек Ватан сугышы ветеранына фатир ачкычлары тапшырылды.
Аларның барысы да Президент программасы ярдәмендә яңа фатирлы булды. Тантаналы чарада Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Радик Хәсәнов, республика Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкаручы директоры урынбасары Марат Надыршин һәм “Восход” төзелеш фирмасы директоры Евгений Романов катнашты.
Кунаклар әлеге шатлыклы вакыйганы билгеләп үтү өчен Майбикә Иркинаның яңа фатирына җыелды. Район башлыгы сугышта күрсәткән батырлыклары өчен ветераннарга рәхмәт белдерде, яңа фатирга күченүчеләргә ныклы сәламәтлек, озын гомер теләде, шулай ук аларны әлеге фатирларда Бөек Җиңүнең 70 һәм 80 еллыкларын да билгеләп үтәргә чакырды, дип хәбәр итә Яшел Үзән муниципаль район Советының матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot