news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Васильево бистәсе янында югалган баланы эзлиләр

Коткаручылар һәм водолазлар төркеме яшүсмер баланы эзләүгә керешкән.

(Казан, 27 май, «Татар-информ»). Бүген 17.29 сәгатьтә Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә Яшьләр микрорайонында 12 яшьлек малай суга батып үлү турында хәбәр алынган.

Урынга 153нче коткару часте хезмәткәрләре, Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе үзәгенең Яшел Үзән участогы дәүләт инспекторлары чыкты. Икенче зона коткару отряды коткаручыларының водолазлар төркеме яшүсмер баланы эзләүгә кереште.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot