news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васильева киләчәктә ике генә процент һөнәрне роботлар башкара алачак дип саный

98% үзебездә кала, диде Ольга Васильева.

Васильева киләчәктә ике генә процент һөнәрне роботлар башкара алачак дип саный
архив

 (Казан, 24 август, “Татар-информ”, Алсу Исмәгыйлева). Киләчәктә бары 2% профессияне роботлар башкарачак, калган 98% үзебездә калачак, дип саный Россия Федерациясе мәгариф министры Ольга Васильева. Бу хакта ул бүген WorldSkills Кazan 2019 чемпионаты кысаларында журналистлар белән очрашуда әйтте.

«Киләчәктә яшьләр үзләрен таба алырлар дип уйлыйм, чөнки 98% яхшы мөмкинлекләр бирә”, - дип аңлатты ул.

Ольга Васильева Россиянең WordlSkills хәрәкәтенә кушылуы илдә урта һөнәри белем бирү дәрәҗәсен үстерүгә зур этәргеч булды дип белдерде. Ул, тугызынчы сыйныфны тәмамлап, урта һөнәри белем бирү йортларына баручыларның күбәюен искәртте һәм бу күренешне WordlSkills хәрәкәте белән бәйләвен әйтте.

  • Эшче һөнәрләрне үстерү һәм танытуны максат итеп куйган WorldSkills дөньякүләм хәрәкәте 1950 елда оешкан. WorldSkills Kazan 2019 - Халыкара хәрәкәтнең безнең ил территориясендә узган беренче чарасы. Бүген аның рәсми ачылышы. Казанда чемпионат 27 августка кадәр дәвам итәчәк. Чемпионатка 63 илдән 56 компетенциядә 1300 катнашучы килгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100