news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васильевода махсус хәрби операциядәге якташлары өчен гуманитар ярдәм җыюны дәвам итәләр

Яшел Үзәннең Васильево бистәсендә яшәүчеләр җыелган 89900 сум акчага якташларына 20 исемле посылка әзерли. Анда эчке киемнәр, кулдан бәйләнгән йон оекбашлар, медикаментлар, шәхси гигиена һәм азык-төлек җыелмалары салына. Шулай ук госпиталь өчен 120 урын-җир комп­лекты, 30 литр бал, 1850 сумлык медикаментлар җибәрелгән. Бу хакта «Яшел Үзән» сайтында хәбәр ителә.

Моннан тыш, бистә халкы махсус хәрби операция зонасына төнлә куллану өчен 40000 сумлык бинокль, 148000 сумлык ике тепловизор юллаган. 3500 блиндаж шәме ясалган, «Березка» балалар бакчасы гос­питаль өчен 220 данә, 2нче мәктәп 120 данә тас­тымал теккән. Ветераннар советы әгъзалары да бик актив, 5867 комплект хәрбиләргә армия коры душы ясаганнар, 243 пар йон оекбаш бәйләгәннәр.

Хәрбиләргә биш литрлы 287 шешә су җибәрелгән, маскировкалау челтәрләре һәм носилка ясау өчен 150 кг тукыма җыелган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100