Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Васильевода бер баланы ток сугып үтергән
Васильевода бер бала кармак белән контактлы чыбыкка кагылгач һәлак була.
Социаль челтәрләрдә Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев хәбәр иткәнчә, өч егет балыкка киткән. Алар тимер юл аша чыкканда, аларның берсе контактлы чыбыкларны кармак белән эләктергән. Чыбыкларда – 27,5 мең вольт. Ток сугудан бала урында ук һәлак була.
«Туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Муниципалитет һәлак булган малайның гаиләсенә барлык кирәкле ярдәм күрсәтәчәк», - диде Михаил Афанасьев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз