news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васильево бистәсендә, өйләрендә янгын чыгып, биш балалы гаилә йорт-җирсез калган

Янгын Яңа елның беренче көнендә Васильево бистәсенең Тукай урамында чыккан. Төтенне күршеләр күреп алган. Алар, капканы ачып, хуҗаларның этен урамга чыгарган, шуннан соң янгын сүндерүчеләрне чакырткан.

Яшел Үзән районы хакимиятенең матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, ялкын телләре биш балалы гаилә яши торган йортны ялмап алган. Янгын чыкканда алар өйдә булмаган – туганнарына кунакка киткәннәр.

«Кайткач, өйнең тулысынча янып бетүен күрдек. Бөтен әйбер, документлар янып беткән!», - ди әлеге йортның хуҗабикәсе. Көмәнле хатынга бу хәлгә ышануы да кыен.

Янгын верандада чыккан – газ казанына ут капкан, шуннан соң ялкын телләре өйгә һәм хуҗалык корылмаларына күчкән.

Биш балалы гаилә хәзер әбиләрендә яши.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100