news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Васильево бистәсендә этләрне атканнан соң җинаять эше кузгатылган

Васильево бистәсендә этләрне атканнан соң «Хайваннарга карата рәхимсез мөнәсәбәт» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Җинаять эшен тикшерүне Яшел Үзән прокуратурасы контрольгә алган, дип хәбәр итте ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

«Татар-информ» агентлыгы Васильево бистәсендә берничә этне атып үтерүләре хакында элегрәк хәбәр иткән иде. Прокуратура әлеге хәлдән соң тикшерү эшен оештырган. Бары тик бер генә эт исән калган, анысы да авыр яраланган.

Бистәдә яшәүчеләр әйтүенчә, элегрәк әлеге этләрне стерильләштергәннәр һәм ашатканнар. Нәтиҗәдә, дүрт эт һәлак булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot