news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Вәсилә Рәхимова: Журналистны беркем беркайда көтеп тормый

Вәсилә Рәхимова: Журналистны беркем беркайда көтеп тормый
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Журналист, җәмәгать эшлеклесе Вәсилә Рәхимова «Татар журналист» сәхифәсенә биргән әңгәмәсендә фикерләре белән уртаклашты.

«Журналистны беркем беркайда көтеп тормый. Язасың, бу теманы ачасың килә икән, үҗәтлегеңне алга җигәсең. «Бу цехның җитәкчесе интервью бирәсе килми, гел качып йөри», – дигән идем. Редакторыбыз: «Ә нәрсә, берәр журналист килеп интервью алсын, сөйләр идем, дип көтеп утыралар дип уйладыңмы?» – диде. Бигрәк тә яңа эшли башлаучылар: «Ул кеше юк, кабинеты бикле иде», – дип, авызын асып кайта. Шунда үзеңнең башың эшләргә тиеш. Бу җирдә булмады икән, икенче җирдә шундый ук тема, проблема бар. «Бу кеше шулай иде, аның урынына менә шулай эшләдем», – дип аңлатасың», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Вәсилә Рәхимова нинди генә язмага алынса да, укучыны күз алдында тотуын әйтте. «Урта класс дип әйтик. Ул ничек кабул итәр? Мин аңа ялган, фальшь язаммы, яки аны тәэсирләндерерлек, билгеле бер уйларга илһамландыра торган материал тәкъдим итәмме? Шуларны истә тотып, укучыма мин «чәйнәп каптырырга» тырышам. Тәнкыйть тә, мактау да кирәк. Тәнкыйть белән мактауны кертеп, аналитик язма да язу кирәк», – диде журналист.

«Үзгәртеп кору еллары башлангач, газета-журналларда кулга алып укып булмый торган язмалар артты. Журналист бер вакыйганы күрә дә, шуны әйләндерә-тулгандыра... Ис китәрлек материал да түгел, шуннан бер зур вакыйга ясый. Ул бит тормышта бер-ике тапкыр булырга мөмкин. 300 кешелек залда бер кеше гел төчкереп утыра икән, материалда да «төчкереп утыралар икән» дип әйтү – журналист эше түгел! Хакыйкатьне болай тәкъдим итәргә ярамый», – дип саный Вәсилә Рәхимова.

Ул һәр журналистның яраткан темасы булуын әйтте. «Яисә редакция билгеле бер рубриканы алып барырга куша. Берничә темада эшләп, үзен күрсәтә алган кешеләр бар. Шуңа күрә берәр эш кушканда да: «Ул темада», – диләр. Ул – байлык дигән сүз. Син гомердә дә медицина, агроном, авыл хуҗалыгы тармагын язмагансың икән, өйрәнер өчен вакыт, теләк кирәк», – диде.

«Мин «Социалистик Татарстан» («Ватаным Татарстан»), «Татарстан яшьләре» газеталары редакциясендә штаттан тыш хәбәрче булдым. Штаттан тыш хәбәрче буларак та, Касыйм абый Тәхау, Мидхәт абый Хөснимәрданов, Марат абый Әмирхан, Шәех абый Зәбировлар белән бергә эшләдем. Алар синнән журналист ясар өчен һич иренмичә өйрәтәләр, һәр җөмләңне сүтеп җыя иделәр. Ул бит үзенә күрә тәҗрибә мәктәбе булган! Касыйм абый бигрәк тә төпченүчән иде. Төрле темаларга язган материал, фактларны карап, игътибар белән тикшерделәр», – дип искә алып сөйләде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot